Мин дә сине яратмыйм

Син мине үзең таптың.
Ә хәзер дә чыккан саен
Китәм дип куркытасың.
Сиздермичә көләсең,
Ялыныр дип беләсең.

Ай-ай-ай, кирәгең бер тиен,
Күренмә дә күземә.
Ялыныр диеп тә уйлама,
Туйдым синнән үзем дә.

Мин дә туйдым хәзер синнән,
Йөрим кызганып кына.
Китәсең дә… киләсең бит
Тагын оялып кына.
Ә хәзер инде килмә,
Гафу итәр дип белмә.

Ай-ай-ай, кирәгең бер тиен,
Күренмә дә күземә.
Ялыныр диеп тә уйлама,
Туйдым синнән үзем дә.

Ярар алай булгач, сиңа
Юлларыңа ак җәймә.
Гел каядыр ашкынасың,
Синеңчә булсын, әйдә!
Эзләмә мине бүтән,
Яратмыйм сине күптән.

Ай-ай-ай, кирәгең бер тиен,
Күренмә дә күземә.
Ялыныр диеп тә уйлама,
Туйдым синнән үзем дә.

Оставьте комментарий