Гомер (бишенче вариант)

Өстәлдәге календарьдә
Мең тугыз йөз кырык биш.
Авылның иң гүзәленә
Узган ел тулды унбиш.
Күкрәкләрдә орден-медаль,
Сугыштан егет кайта.
Уналты яшьлек гүзәлнең
Аягында чабата.
Илем ал таңнарда уяна.
Өйдә каен чырасы яна.

Дошманнарны да җиңәбез
Сталин бабай кушканга.
Гел алга таба барабыз
Партия тырышканга.
Ничәнче ел тамак туймый
Черек бәрәңге белән.
Әл дә җәй көннәре бар,
Урман-кырларда үлән.
Алга безнең паровоз чаба.
Илем бара җиңүгә таба.

Тапканнар кияүгә чыкты,
Өйләнделәр егетләр.
Каһәр суксын сугышларын,
Өзелде бит өметләр.
Онытылды уналты яшь,
Әйдә соң утыз тулсын.
Кукурузын да чәчәбез,
Тамак кына тук булсын.
Алга никтер ашыкты заман.
Бәхет килми нигәдер һаман.

Утыздан соң кырыгы да,
Шунда гына иллесе.
Медаль белән тула инде
Күлмәгеңнең җиңлесе.
Иртә таңнан кара төнгә
Күргәнең — гел эш тә эш.
Салкын юрган — ялгыз җаның,
Әллә тормыш, әллә төш.
Безгә түзә мени авырлык?
Ходай биргән таудай сабырлык.

Өстәлдәге календарьдә
Ике мең дә ничәнче.
Барыбыз да бәхет көтә
Салкын гүргә кергәнче.
Орден таккан егетләрнең
Берсе дә калмаганнар.
Кыз әби булып яшәде,
Кияүгә бармаганнар.
Алга гел дә ашыкты заман.
Бәхет килмәде никтер һаман.
Еллар бер көн кебек үтәдер.
Гомер бәхет көтеп үтәдер.

Оставьте комментарий