Бәхетем шаһзадәсе

Шундый гүзәл төш күрдем,
Бер хан кызы мин анда.
«Насыйп ярым — син!» — диеп
Эндәште бер шаhзадә.

Син бәхетем шаhзадәсе,
Төштә генә эзләмә.
Ярым булып яннарыма
Килсәң иде өндә дә?!

Өнемдә дә эзләдем,
«Син чынлап бармы диеп?»
Кабул итәр йөрәгем,
Булмасаң да шаhзадә.

Син бәхетем шаhзадәсе,
Төштә генә эзләмә.
Ярым булып яннарыма
Килсәң иде өндә дә?!

Төшләремдә күргәнем,
Күңелемдә — син генә.
Безнең бәхет иленә,
Китик әле, шаhзадә?!

Син бәхетем шаhзадәсе,
Төштә генә эзләмә.
Ярым булып яннарыма
Килсәң иде өндә дә?!

Оставьте комментарий