Бала әйткән авыр сүз
Чит-ят кешенең сүзләрен
Тыңласам да, ишетмим.
Бик авыр сүз әйтсәләр дә,
Әллә ни исем китми.
Чит-ят кешенең сүзләрен
Тыңласам да, ишетмим.
Бик авыр сүз әйтсәләр дә,
Әллә ни исем китми.
Бар хәсрәтем, бар хәстәрем — бала өчен,
Хөрмәтем дә, хезмәтем дә — бала өчен.
Үкенүләр, үтенүләр — бала өчен,
Йокысыз төн, тынгысыз көн — бала өчен.
Күккүк, кәккүк, кәккүк саный
Гомеремнең калганлыгын.
Озак саный. Белеп торам
Мин аның наданлыгын.
Исәп-хисап дәресеннән
“Икеле” алганлыгын,
Ырымнарның юраулары,
Гомүмән ялганлыгын.
Бәхетне керпе үпкән дип, берәү йөри сүгенеп.
Күпме балык капмады дип, булмый бит инде үлеп.
Ят шәһәрнең кичке урамнары,
Урамнарда тузан бураннары.
Шул буранда басып тора моңсу,
Сөембикә нәселеннән — матур Алсу.
Кемне көтә, ниләр өмет итә,
Юлдан матур машиналар үтә.
Онытылган бүген ана-ата,
Чибәр Алсу матур тәнен сата
Ел буе көткән бу туган көннәр
Нигә шулкадәр ашыгып узалар?
Моңсу күңелемне күтәрә бары
Син бүләк иткән алсу розалар.
Алтын тау эзләмәгез,
Көмеш тау эзләмәгез
Мөмкин түгел аның булуы.
Алтыннан кыймәтлерәк,
Көмештән кадерлерәк
Туганнарның бергә булуы.
Җырым табип дусларыма,
Шәфкать туташларына.
Чирләр белән кайгы бирмә
Ходаем, башларыма.
Урчокырдан аккан Ак чишмәнең
Чыккан җирләрендә куш учак,
Тубыкланып, амин тоткан кебек
Салкын суын эчтем куш учлап.
Айга үрләп, нурда уйнап,
Күкрәгемне нурладым.
— Ит гафу әй, ай, дидем мин,
Нурларыңны урладым.