Бала өчен

Хөрмәтем дә, хезмәтем дә — бала өчен.
Үкенүләр, үтенүләр — бала өчен,
Йокысыз төн, тынгысыз көн — бала өчен.

Утка — суга укталуым — бала өчен,
Чыгар юлдан тукталуым — бала өчен.
Таңнан әүел кайнар аш та — бала өчен,
Тәгәргән кайнар яшь тә — бала өчен.

Иртә — кичем, йөрәк хисем — бала өчен,
Барлык эшем, барлык көчем — бала өчен.
Янам, түзәм, көям, күнәм — бала өчен,
Горур башны түбән иям…бала өчен.

Утка — суга укталуым — бала өчен,
Чыгар юлдан тукталуым — бала өчен.
Таңнан әүел кайнар аш та — бала өчен,
Тәгәргән кайнар яшь тә — бала өчен.

Оставьте комментарий