Мамык шәлем

Мамык шәлен алам,
Иңнәреңә салам,
Челтер-челтер бизәк тоташтан.
Әнкәй, шәлең җылы,
Һәр бер күзе җырлы,
Күз нурларың белән тоташкан.

Ирадә

Рәхимле-шәфкатьле исемең белән
Башлыйм әле изге эшне, Ходаем!
Ярдәм бирсәң, ният кыласым килә,
Ирадәмне төгәл үтәп чыгаем.

Ишелеп уңды чия

Ишелеп уңды чия бакчабызда,
Юксың, әнкәй, авыз итәргә.
Күрше әбиләргә кереп чыктым,
Өлешеңне хәер итәргә.

Ишетергә йөрәкләрне

Кая югалган микән ул моң,
Һавалардан, чишмәләрдән чыккан?
Бер җырларга булмас микән соң,
Яланнарга, сәхрәләргә чыксам?
Кая югала микән ул моң?
Кая югала микән дуслар
Яшь чакларны бергә гөрләп үткән?
Атларыбыз кайда калдылар?
Вәгъдәләрнең тугрылыгы беткән…
Кая югала микән дуслар?..