Ишелеп уңды чия

Ишелеп уңды чия бакчабызда,
Юксың, әнкәй, авыз итәргә.
Күрше әбиләргә кереп чыктым,
Өлешеңне хәер итәргә.

Җәй мизгеле — әнә пешкән чия,
Күзнең явын ала бакчада.
Күзләреңнең нуры кайткан кебек,
Ялкын үтә, күпме саклама.

Чияләрен җыйгач, агач калды
Җимешләрсез, моңсу багышы.
Гомерең дә шулай, көчең беткәч,
Балаң күзенә карый сагышлы.

Җәй мизгеле — әнә пешкән чия,
Күзнең явын ала бакчада.
Күзләреңнең нуры кайткан кебек,
Ялкын үтә, күпме саклама.

Чияләрен тиргән агач сыны —
Картлыгыбыз көтә сабырланып.
Уңыш җитеренә өметләнеп,
Яшь үсенте чыккан тамырланып.

Җәй мизгеле — әнә пешкән чия,
Күзнең явын ала бакчада.
Күзләреңнең нуры кайткан кебек,
Ялкын үтә, күпме саклама.

Оставьте комментарий