Газинур турында баллада

Гөлчәчәкләр көйгән чор булган,
Явыз дошман килгән ел булган,
Газинурдай илнең батырлары
Ил бәхетен даулап ир булган.

Вакытлар оча

Вакытлар оча үз юлы белән,
Кабатланмый ул гомерләр,беләм.
Эх матур тормыш,якты дөньлар
Үненмик бердә фани дип алар.

Вакыт (икенче вариант)

Вакыт толымнарын үрәм, сүтәм,
Кыш-язларны көтәм һәр вакыт.
Кышларымны гына, язларымны гына,
Җәйләремне булмый туктатып.
Вакытларны булмый туктатып.

Вакыт (беренче вариант)

Вакытны җиткереп булмый,
Туктатып, көттереп булмый.
Чабабыз вакыт артыннан,
Куркып өлгерми калудан.

Бәхетлеләр саклый гаиләне

«Саклый ул гаиләне,
Ни булса да түзә;
Йөрәкләре көчле», — димәгез.
Хатын-кыз күңеле
Бәллүр кебек кенә,
Авыр сүзләр аңа әйтмәгез.