Сугыш ялкыны

Соңгы тапкыр кичә көлде дөнья,
Соңгы тапкыр кояш балкыды.
Таң атмады бүген, таң атмады,—
Алды җирне сугыш ялкыны.

Соңлаган җыр

«Мине сөйсәң, бер җыр чыгар!» — дидең
«Йөрәгеңдә матур җыр тусын».
«Тик соңлама, — дидең, — айрылганда
Миңа килер юлың уң булсын».

Соңгы өмет

Ямансулап тыңлыйм елап очкан
Яфракларның серле тавышын.
Көзләр сагышлымы, әллә инде
Ямансумы гомер агышым.

Соңгы димә

«Соңгы чәчәк, соңгы гөлләр», — димә?!.
Тик быелга алар соңгысы…
Кышлар үткәч, яңа язлар килер,
Гөлләрнең дә булыр яңасы.

Солдатта булган, диләр…

Билен кысып буган, диләр,
Бигрәк уңган, диләр;
Әллә каян күренеп тора —
Солдатта булган, диләр.