Оныта алмыйм
Күзләремне тутырып карап калам,
Син ерактан үтеп киткәндә.
Оныта алмыйм, бәгырем, оныта алмыйм,
Күзем төшми синнән бүтәнгә.
Күзләремне тутырып карап калам,
Син ерактан үтеп киткәндә.
Оныта алмыйм, бәгырем, оныта алмыйм,
Күзем төшми синнән бүтәнгә.
Хушлашсакта сөю булып,
Калырмын йөрәгендә.
Зәңгәр сагыш булып төнен
Керемен төшләреңә.
Сөн буйлары бөдрә урман,
Агыйделләргә җиткән.
Сөн буйларын, Чишмә авылын
Ник барып күрдем икән?!
Оныта дигән идем,
Уйламыйм дигән идем,
Күзләреңнең карашларын
Хәтердэн җуйган идем
Агыйделне иңләп, буйлап
Йөзәрсең үрдәкәем.
Ташлар булсаң, ташла бәгърем
Таш булса йөрәккәең.
Тик бер генә көлеп дәшкән идең,
Истәлеге калды озакка…
Онытканнар инде онытсыннар,
Ә мин риза татлы газапка.
Минем яныма дип килгәндә ул
Ник чыгасың аның юлына.
Яратмый ул сине, сөя бары мине
Минем йөрәктә дә ул гына.
Оныт мине әгәр булдыралсаң,
Оныт сине өзелеп сөйгәнне.
Киткән юлларыңнан күз алалмый
Кайтыр микән диеп көйгәнне
Оныт, оныт сине сөйгәнне.
Күңелемә язлар булып кердең,
Мәҗбүр иттең мине сөяргә.
Гашыйк булып айдай йөзләреңә,
Тели идем «җаным» дияргә.
Оныт инде мине мәңгелеккә,
Йөрәгеңнән алып ташла да…
Гафу итмә мине, гафу итмә —
Алыштырдым сине башкага.