Эзләдем, бәгырем, сине
Кәккүк кычкыра сирәк кенә,
Сагынуын сөйләп кенә.
Килсәң иде, иркәм, яныма
Көлемсерәп кенә.
Кәккүк кычкыра сирәк кенә,
Сагынуын сөйләп кенә.
Килсәң иде, иркәм, яныма
Көлемсерәп кенә.
Күзләреңне, күзләреңне,
Күзләреңне күзләдең.
Синең зәңгәр күзләреңнән
Мин өметләр эзләдем.
Мин өзмәдем болын чәчәкләрен,
Калыр диеп ялгыш эзләрем.
Кемнедер мин көттем еллар буе
Кемнедер мин һаман эзләдем.
Дәртләндереп, хисләндереп
Иңнәргә кагылмады.
Мин синеке генә диеп
Кочагыма сарылмады.
Күз алдында сурәтең,
Яратамын, күрәсең.
«Бәхет — мәхаббәттә» дигән
Өметләргә төрәсең.
Дәртләндереп, хисләндереп
Иңнәргә кагылмады.
Мин синеке генә диеп
Кочагыма сарылмады.
Мин бәхетле дип әйтәм дә,
Ышанам шуңа үзем.
Сыгылып елар чакта да,
Сыгылып елар чакта да,
Елмая балкый йөзем,
Балкый йөзем.
Син елмаеп бер карасаң,
Көз әйләнә ямьле язга.
Сине күрсәм — дөнья тула
Яктылыкка, моңга, назга.
Туры гына диеп барган идем,
Юлкайларым китте урауга.
Газиз әнкәй вакыт тапмагандыр
Баласына бәхет юрарга.
Яңгыратып авылым урамнарын
Тальян гармунымда уйныйм мин.
Син яраткан җырны кабат-кабат
Тәрәзәңә карап җырлыйм мин.