Ышану

Син елмаеп бер карасаң,
Көз әйләнә ямьле язга.
Сине күрсәм — дөнья тула
Яктылыкка, моңга, назга.

Ышану кыен хәтта: җирдә
Ап-ак карлар ята,
Ә бит минем күңелемдә
Язгы гөлләр чәчәк ата.

Сандугачлар күңелемдә
Оя корып, торып калган.
Сиңа булган хисләремне
Алар матур җырга салган.

Ышану кыен хәтта, җирдә
Ап-ак карлар ята,
Ә бит минем күңелемдә
Язгы гөлләр чәчәк ата.

Кар-буранлы кыш дип тормый,
Күкрәгемдә кояш балкый.
Яшьлек дәртле сөю хисе
Сүрелмәс гомер бакый.

Ышану кыен хәтта, җирдә
Ап-ак карлар ята,
Ә бит минем күңелемдә
Язгы гөлләр чәчәк ата.

Оставьте комментарий