Туган ягыма (өченче вариант)

Туган ягым — яшел бишегем,
Көтеп алам кайтыр сәгатьне.
Шуннан чыккан минем тамырларым,
Нәсел җебем, гореф-гадәтем.

Туган ягыма (беренче вариант)

Бала чагым синдә үтте минем,
Хәзер яшим синнән аерылып.
Әгәр көтсәң мине, туган ягым,
Кайтыр идем сиңа ашкынып.

Туган нигез (беренче вариант)

Һәр ел кайтам туган авылыма,
Бала чакны искә төшереп.
Тик биредә мине һичкем көтми,
Чәйләр куеп, бәлеш пешереп.

Туган нигез (өченче вариант)

Кендек каным тамган нигез,
Тамырым сиңа тоташкан.
Башка йортларда яшимен,
Алар җансыз, гел таштан.

Туган телдә дәшсәм генә…

Каршы ала туган якта
Тургай тавышы.
Бары тургай аңлый бугай
Минем сагышны.
Сайра, тургай, мәңге сайра, —
Аңлыйм телеңне.
Син сайрасаң, дөнья ямьле,
Яшәү күңелле.

Туган туфрак (икенче вариант)

Кәккүкләр моңая таң саен,
Ялгызның язмышы яман, дип.
Син кайсы йолдызлар астында
Йөрисең, бәхетләр табам, дип?

Туган туфрак (беренче вариант)

Чылтыр-чылтыр аккан чишмәләрем,
Сабый чактан кергән моңнарым.
Шушы изге җирдән атлап киттем
Матурлыгын тоеп дөньяның.