Киңәш

Айга карап күз нурыңны түкмә,
Салкын җилдән яхшы хәбәр көтмә.
Башкаларның өлешенә кермә
Гөл очратсаң, ачылмыйча өзмө.

Кошлар озатырга соңладым

Кошлар озатырга соңладым
Өй артында безнең чишмәле күл,
Акчарлаклар төшкәч санадым.
Күргәнем бар ялгыз акчарлакның
Безнең күлдә торып калганын.

Киек казлар (өченче вариант)

Каңгылдашып күктән
Киек казлар үтә.
Казлар күңеле сизә көз аен.
Казлар сагыныр фәкать
Җылы язны гына,
Мин бит сагынам сине көн саен.