Алтын гомер (беренче вариант)
Алтын да гына алтын балдак,
Алтын гына еллар, ай уза.
Алтын тузганнары сизелми,
Безнең алтын гомерләр туза.
Алтын да гына алтын балдак,
Алтын гына еллар, ай уза.
Алтын тузганнары сизелми,
Безнең алтын гомерләр туза.
Җил уйнатып атлар узды олы юлдан,
Тояклардан күтәрелгән тузан тынган.
Томырылып чапкан ярсу алмачуар
Әллә инде, минем яшьлек үзе булган.
Кире кайтмый бу гомерләр,
Карагыз аккан суларга.
Чәчәк тотып каршы барыйк,
Бәхетебез көткән елларга.
Кырык эшләр кырам диеп,
Һаваланма син, бәндәм.
Тауларны да күчерерсең
Көч-гайрәт булса тәндә.
Бер көн — табыш,
Бер көн — сагыш,
Аклы-каралы тормыш.
Табышларга — сөендереп,
Сагышларга — көендереп
Эй, сыный безне язмыш.
Бу тормышта ак һәм кара
Һаман чиратлашып бара.
Кайчакта ак, кайчак кара
Язмышларга тамга сала.
Ак яңгырлар үттеме ни,
Көзләр дә җиттеме ни?
Тынгы белмәс (йокы бирми) сандугачлар
Чит җирләргә киттеме ни?
Ак чәчәкләр, ап-ак язлар микән?
Ак өметләр микән көзләрдә?
Аклык эзләп, аклык күзләп үткән
Гомер үзе нинди төсләрдә?
Шомырт күпереп чəчәк атсынмы,
Җирне каплап тəүге кар япсынмы —
Хыял илтə бала чакларыма,
Яшьлегемə, туган якларыма…
Үпкәләмә миңа, үпкәләмә,
Үпкәлә син көзге җилләргә.
Миңа кала бары сагышлысы, —
Уйларымны җилләр җилгәрә.