Күгәрчен белән сандугач

Олыгайган саен сагыш
Били икән күңелне.
Үз телеңдә аралашу —
Үзе бәхет түгелме?
Тормыш матур, парым алтын,
Ник түгелә яшьләрем?.
Чит җирләрдә чит милләтне
Парым итеп яшәдем.

Кагылма кеше ярына

Ничек кенә теләсәк тә
Гаептән сакланырга,
Булгалый шул күңелләрнең
Адашкан чаклары да.
Кайчак чит бакча гөлләре
Матурырак күренә,
Лэкин тыя бел үзеңне,
Үрелмә син, үрелмә!

Елый икән, елый ирләр дә

Өметсездән чара таба алмый,
Әрнү соңгы чиккә җиткәндә,
Күз яшьләрен күрсәтмичә, качып
Елый икән, елый ирләр дә.