Кәккүк (алтынчы вариант)

Әйтче миңа
Күпме минем гомерем?
Күпме минем бу дөнъяда
Шатлыкларым, күререм?

Кәккүк-кәккүк!
Нигә алай
Сүзең саран: бер, ике, өч?
Озагырак кычкырырга
Тапмыйсыңмы берәй көч?

Кәккүк-кәккүк!
Үпкәләмә,
Аз бирсәңдә гомерне.
Бар кайгысын, бар шатлыгын
Татып китәм бу җирнең!…

Оставьте комментарий