Күңелеңә авыр алма

Яр дип, яр эзләүчеләр бар.

Яр төрле булганын беләм.
Ярга җиттем дип, упкынга
Очканнар барын беләм.

Күңелеңә авыр алма —
Тормыш түгел, алсу алма.
Күңелеңә авыр алма —
Тормыш түгел, алсу алма.

Наз дип, наз эзләүчеләр бар.
Наз татлы булганын беләм.
Наз таптым дип, борчуларга
Чумганнар барын беләм.

Күңелеңә авыр алма —
Тормыш түгел, алсу алма.
Күңелеңә авыр алма —
Тормыш түгел, алсу алма.

Яр дип яр эзләүчеләр бар
Ярның бер булганын беләм.
Ярга җиттем дип, упкынга
Очканнар барын беләм.

Күңелеңә авыр алма —
Тормыш түгел, алсу алма.
Күңелеңә авыр алма —
Тормыш түгел, алсу алма.

Оставьте комментарий