Сугышта югалган солдатлар (икенче вариант)

Дан җырлары иҗат итегез, 
Сугышта югалган солдатлар хакына. 
Онытылмасыннар арабыздан китсәләр дә 
Кайсы илнең кайсы диңгеҙендә, 
Кайсы яҡтың кайсы нигезендә 
Ятсалар да. 

Сугышта югалган солдатлар (беренче вариант)

Дан җырлары иҗат итегез,
Сугышта югалган туганнар хаҡына.
Дошманнарга нәфрәт булып барсын бу җыр,
Нәфрәт булып.
Туганнарга рәхмәт булып калсын бу җыр,
Рәхмәт булып.

Солдатым

Кыр казлары китте
Диңгез буйларына,
Кыр казлары китте тезелеп,
Син дә бәгърем, киттең,
Бик ямансу иттең,
Мин озатып калдым өзелеп.

Мәңгелек ут

Җыйнап сугыш серен,
Мәңгелек ут сөйли,
Сүзсез сөйли тарих ялкыны:
Исән калды микән,
Дөрләп янды микән
Сугышларда баткан таң кызы?

Каеннар шаулый

Ал нурларга төренеп, кояш байый,
Үткән юллар килә күңелгә.
Җиңүләрне яулап алган көннәр
Онытылмаслар гомер-гомергә.

Татарстаным минем

Син безне тудырдың, үстердең,
Тик сиңа бурычлы мәңге без.
Юк бит ул тагын бер синдәй җир —
Язың — яз! Җәең — җәй! Көзең — көз!

Татар

Атлыйсың салмак кына син
Сукмагыннан тарихның.
Беркемгә ачу тотмыйча,
Үткәнеңне барлыйсың.
Төрле яктан тарткалыйлар,
Тырышып бүлгәләргә.
Бөеклегеңне яшереп
Караңгы күләгәгә.

Мишәрем

Телең бозык, диләр миңа,

Тик ул минем туган телем.
Ата-бабалар яшәгән
Бөек дала туган илем.
Бөтен дөньяны тетрәткән
Халык минем бабаларым,
Бернәрсәдән курыкмыйбыз,
Без бит мишәр балалары.