Татар егете

Йөзендәге якты нурдан таныйм
Мин кайда да татар егетен.
Кыя бөркетедәй адымнарын,
Ыспай гәүдә, килбәт-килешен.

Кайда йөрсәң — шунда ил күрке син,
Әй иманлы татар егете.
Мәңге шулай батыр булып кал син,
Күрсәт әле безнең кемлекне.

Эшкә дисәң — эшкә уңган булыр,
Гөлләрендә былбыл сайратыр.
Меңәрләгән кызны каратыр да,
Тик берәүне генә яратыр.

Кайда йөрсәң — шунда ил күрке син,
Әй иманлы татар егете.
Мәңге шулай батыр булып кал син,
Күрсәт әле безнең кемлекне.

Үзенә тиң ярны сайлаганда
Һич ялгышмас татар егете.
Үзе кебек уңган татар кызын
Сайлар гомерлеккә яр итеп.

Кайда йөрсәң — шунда ил күрке син,
Әй, иманлы татар егете.
Мәңге шулай батыр булып кал син,
Күрсәт әле безнең кемлекне.

Оставьте комментарий