Татар

Атлыйсың салмак кына син
Сукмагыннан тарихның.
Беркемгә ачу тотмыйча,
Үткәнеңне барлыйсың.
Төрле яктан тарткалыйлар,
Тырышып бүлгәләргә.
Бөеклегеңне яшереп
Караңгы күләгәгә.

Бөек татар халкы, син бар!
Бөек татар халкы, син бер!
Ятлар куйган чикләр икәү:
Бер ягыңда синең Мәскәү,
Бер ягыңда салкын Себер.

Болгар дип тә ялганлыйлар,
Керәшен дип бүләләр.
Бүлгәләнеп беткәнеңне
Бик күптәннән көтәләр.
Башкорт дип язып куялар,
Мишәр дип аералар.
Ят тамгалар салсалар да
Үзең булап кал, татар!

Бөек татар халкы, син бар!
Бөек татар халкы, син бер!
Ятлар куйган чикләр икәү:
Бер ягыңда синең Мәскәү,
Бер ягыңда салкын Себер.

Оставьте комментарий