Сугышта югалган солдатлар (беренче вариант)

Сугышта югалган туганнар хаҡына.
Дошманнарга нәфрәт булып барсын бу җыр,
Нәфрәт булып.
Туганнарга рәхмәт булып калсын бу җыр,
Рәхмәт булып.

Дан җырлары иҗат итегез
Сугышта югалган солдатлар хакына
Онытылмасыннар арабыздан китсәләр дә,
Кайсы илнең кайсы якларыннан,
Кайсы юлның кайсы чатларыннан
Үтсәләр дә. Үтсәләр дә.

Дан җырлары иҗат итегез
Билгесез югалган туганнар хакына.
Ил басарга зур кисәтү булсын бу җыр
Зур кисәтү.
Чын дусларга юл күрсәтеп
Тусын бу җыр юл күрсәтеп.

Дан җырлары иҗат итегез,
Билгесез югалган солдатлар хакына.
Һәйкәл куегыз җирдәге бар бакчаларга,
Кайсы илнең кайсы диңгезендә
Кайсы якның кайсы нигезендә
Ятсалар да. Ятсалар да.

Дан җырлары иҗат итегез,
Мәңге югалган туганнар хакына.
Сугышларны җирдән мәңге кусын бу җыр,
Мәңге кусын.
Тынычлыкны җирдә раслау булсын бу җыр,
Раслау булсын.

Дан җырлары иҗат итегез,
Мәңге югалган тугаанар хакына.
Алар үлеме безгә тормыш китергәнен
Бөтен илнең бөтен батырларнын,
Бөтен чорның бөтен гасырлары
Хәтерләсен. Хәтерләсен!

Оставьте комментарий