Сугышта югалган солдатлар (икенче вариант)

Дан җырлары иҗат итегез,
Сугышта югалган солдатлар хакына.
Онытылмасыннар арабыздан китсәләр дә
Кайсы илнең кайсы диңгеҙендә,
Кайсы яҡтың кайсы нигезендә
Ятсалар да.

Дан җырлары иҗат итегез,
Билгесез югалган туганнар хакына.
Һәйкәл куегыз җирдәге бар бакчаларга,
Кайсы илнең кайсы якларынан,
Кайсы юлның кайсы чатларыннан
Үтсәләр дә.

Дан җырлары иҗат итегез,
Мәңгегә югалган солдатлар хакына,
Алар үлеме безгә тормыш килтегәнен,
Бөтен илнең бөтөн халыклары,
Бар чорның барлык гасырлары
Хәтерләсен.
Дан җырлары иҗат итегез…

Оставьте комментарий