Каеннар янында

Нинди утта янганымны
Үзем генә белимме мин?
Нишләргә дип, киңәш сорап
Каеннарга киләмме (сөйлимме) мин?

Тик синнән аермасын (беренче вариант)

Бу дөньяда син булмасаң,
Кемне яратыр идем?
Шатлык, кайгы-сагышымны
Ничек таратыр идем?

Тик синнән аермасын (икенче вариант)

Бу дөньяда син булмасаң
Кемне яратыр идем?
Шатлык, кайгы-сагышымны
Ничек таратыр идем?

Соңлап килгән мәхәббәт (Гөлләр бүләк итәм, ташлама!)

Көзен чәчәк аткан гөл шикелле
Соңлап килде ул чын сөю.
Үткәннәрнең үкенечен уйлап
Җан эрнетә янып-сөю.

Син китергән кайгы — шатлык

Синсез килгән шатлыкларым
Шатлык булмаган икән.
Куанычларым булса да,
Дөнъя шатлыкка тулса да,
Күңелем тулмаган икән.

Миләүшәләр (беренче вариант)

Зәңгәр күзле алсу Миләүшәне
Кулымда йөретәм иркәләп.
Безнең сөю соңлап чәчәк атты —
Очрашмадык нигә иртәрәк?!

Бураннарга каршы барам (беренче вариант)

Күңелемә тиңдәш итәм
Ярсыган бураннарны.
Давылларга каршы атлап,
Әйләнәм урамнарны.
Давылларга каршы барам,
Офык ачылмас кебек.
Йөрәгемнең янулары,
Мәңге басылмас кебек.