Ромашка (икенче вариант)

Ромашка өзеп, мин бәхет теләдем:
“Ярата, яратмый, ярата!”
Иркәм, һич юкка
Син салдың зур утка,
Яшь гомер көл-күмер син юкта.

Кыр казлары (өченче вариант)

Каерылып миңа карый-карый,
Кыр казлары оча, җай гына.
Өнемдә дә оча, төшемдә дә оча,
Синең якка, синең яныңа!

Кайтыр юллар бар

Әйди матур тормыш,
Ялгышмаса язмыш,
Безгә дә бер кайтыр юл ятыр…
Безнең яшьлек җыры —
Язгы кояш нуры
Бөреләрне назлап уятыр.

Сагынам (дүртенче вариант)

Син — мәхәббәт җырым минем,
Тик бер сине җырлыймын.
Син күз сирпеп карыйсың да
Күңелемне нурлыйсың.

Оныт инде йөрәк ярасын

Бер — бер атлы шат йолдызлар сүнә,
Безнең өчен алсу таң атар.
Үткәннәрдән үкенечләр кала,
Бик боекма, тормыш бик матур!

Умырзая (Ничә язлар үтте йөрәктән)

Ничә язлар үтте йөрәктән,
Күпме сулар акты үзәктән.
Яшьләгемне матур җыр иткән
Тәүге сөю язы юк бүтән.

Саф мәхәббәт бар бит ул

Ярсыз елга булмагандай,
Ярсыз булмый яшь күңел.
Сөймәсмен дип уйлаган идем,
Сөймәскә мөмкин түгел.

Мәхәббәт йәйгоры

Күзләрем гел синдә, гүзәлем,
Мәхәббәт утында йөрәгем.
Мин көтәм кояшлы яңгырны,
Балкыр дип мәхәббәт йәйгоры.