Ромашка (икенче вариант)

“Ярата, яратмый, ярата!”
Иркәм, һич юкка
Син салдың зур утка,
Яшь гомер көл-күмер син юкта.

Ялгыз ак каен бөгелә җилләрдә,
Сары яфраклар тарата җил.
Янам мин, көям мин, сөям мин һаман.
Син җаным, бергенәм, күз алмам!

Гашыйк күңелләр кошларны сайрата:
“Ярата, ярата, ярата!”
Назлы сагышның, елмайган кояшның
Нурларын мәхәббәт тарата.

Ялгыз ак каен бөгелә җилләрдә,
Сары яфраклар тарата җил.
Янам мин, көям мин, сөям мин һаман.
Син җаным, бергенәм, күз алмам!

Оставьте комментарий