Мин — умырзая
Мәхәббәт дулкын,
Җаным ут ялкын.
Үз ягым якын,
Булса да салкын.
Мәхәббәт дулкын,
Җаным ут ялкын.
Үз ягым якын,
Булса да салкын.
Һич шикләнмә, чакыр ерак ярларга!
Пар канатлы күңел канат кага.
Зәңгәр диңгез арабызда ятканга,
Мин — ак җилкән, ак дулкыннар ярам.
Мин гашыйк булдым,
Әнкәй, тиргәмә.
Гашыйк күңелдә
Дөнья тирбәлә.
Чәчәк тамыры
Туфрактан сут ала.
Минем күзләрем
Тик сиңа уктала.
Яфрак коеп, ак каеннар бөгелгәндә,
Ак кар ява алсу гөлләргә.
Гөлләр ничек үссен,
Гөлләр ничек түзсен
Көзге салкын җилләргә?
Ямь сибелә,
Нур төшсә энҗегә.
Син булганга
Туганмын дөньяга!
Алмагачым ак чәчәкле
Көтерсеңме алмасын?
Ак чәчәкле мәхәббәтем
Үкенечкә калмасын!
Ак чәчәкләр — ак йолдызлар
Калды сихри төннәремдә.
Син чакырсаң, чакыр мине
Ак чәчәкле көннәремә.
Сибәлепкәй, сибәлепкәй генә ак кар яуа,
Яуа җиргә, яуа җиргә, яуа җиргә ак теләк.
Сине, сине — сөя, сөя,
Яна, яна — көя, көя,
Сүнә белмәс, сүнә белмәс, инде ут-йөрәк.
Карыймын да тулган айга,
Сагышымнан ул саргая:
«Яртмый шул, яратмый!» — дип моңлансаң.