Авылыма (икенче вариант)

Чит-ят илләрдән, ерак җирләрдән,
Кайтып та кергәнем юк.
Синнән дә якын, синнән дә якты,
Авылны күргәнем юк.

Авылым Имәнкискә

Ятып калды яуда, туган авылым,
Имән кебек батыр ирләрең.
Шатлыгын да күрдең, кайгысын да,
Сыгылмады ләкин иңнәрең.

Саклап калыйк җирне!

Әгәр сугыш булса, яңадан да
Җир сыкраныр авыр ярадан.
Яшь егетләр китәр яу кырына,
Кайтмас өчен өйгә яңадан.

Шулай шул

Икәү эчкән чишмә шул ук,
Икәү тапкан тугай шул.
Тик үзебез гена менә.
Үзгәргәнбез бугай шул?..
Шулай шул…
Шулай шул…
Үзгәргәнбез бугай шул…

Яратыгыз

Яратырга килдек без бу җиргә,
Яратмаган йөрәк яналмый;
Яратмаган йөрәк — йөрәк түгел,
Яналмаган йөрәк кирәк түгел, —
Яратмыйча безгә ярамый.

Кошлар (беренче вариант)

Тезелешеп кошлар кайта
Карыйм җырлы рәтләргә.
Сезнең җырлар җитми кошлар,
Безнең дә йөрәкләргә.

Килен төшкәндә

Ак күбеккә баткан юргалар
Кышкы юлдан ярсып чабалар.
Чак-чак кына аумый калалар
Салулаган чакта чаналар,
Арттан чаба бала-чагалар.