Ак бураннар (беренче вариант)

Күңел булмый, бураннарга
Чыгып бер бәйләнмәсәм.
Җанда — буран. Ярый инде
Буранга әйләнмәсәм.
Бураннарга буйсынам мин…
Буйсындыра да алам.
Торган саен якыная
Бураннар белән арам.

Абага чәчәге (икенче вариант)

Абага чәчәге хыялда гынамы,
Әллә соң ул чәчәк чынында буламы?

Буладыр, тик кайда
Икәнен кем белә,
Яшергәндер аны
Караңгы төн генә.

Исән-сау бул, әни!

Бәлки, бик сагынмам
Дип киттем авылдан,
Ә күңел барыбер сагына.
Син калдың шул анда —
Сагынам шуңа да.
Гомер ит син исән-сау гына!

Җырлыйм туган якта

Ничек ташлап китим,
Ничек ялгыз итим
Сөн буенда үскән талларны?
Кала чишмәләр дә,
Белмим нишләргә дә —
Ташлап китә алмам аларны.

Сөн буенда әнкәй басып тора

Сөн буенда әнкәй басып тора
Казан тарафында карашы.
Бигрәкләр дә ерак, ерак икән
Авылым белән Казан арасы.