Онытмыйм (Онытмам)
Сандугачымны очырдым,
Былбыл тоталмам инде.
Син онытсаң-онытырсың,
Мин оныта алмам инде,
Мин оныта алмам инде.
Сандугачымны очырдым,
Былбыл тоталмам инде.
Син онытсаң-онытырсың,
Мин оныта алмам инде,
Мин оныта алмам инде.
Язлар җиткәч утыртым мин
Өй артына бер миләш.
Күңелләрем юксынганда
Бирче миңа, бирче бер киңәш.
Бирче миңа, бирче бер киңәш.
Серләремне йолдызларга сөйләп
Хыялымны җилгә тараттым.
Мин айдагы Зөһрә кызны түгел,
Җирдәгесен — сине яраттым.
Син һаман да унсигездә кебек,
Син һаман да шулай сөйкемле,
Чәчләреңне тик шаярып кына
Акка буягансың шикелле.
Елмаеп туа матур таңнар,
Елмаеп килә җылы язлар,
Дөньяда иң гүзәл җирдә
Шатланып — елмаеп бергә
Яшәек без, яшәек, дуслар.
Гөлләр йокыга талганчак.
Ай карый җиргә көлеп
Буразналарым сузыла.
Синең толымың кебек.
Син мине белмисең,
Син мине күрмисең,
Бүтәндә синең уй хисләрең.
Үтсәгез парлашып,
Кошлардай сайрашып,
Нишлим соң, өзелә эчләрем (үзәгем)?
Бардым Яңавылларга
Карамый давылларга.
Ялгызлыкның ямьнәре шул —
Җырларга да еларга.
Соңга калдым, ахры, мин кайтырга,
Көткәннәрдер дуслар, танышлар.
Бер үк җирдә туып үссәк тә без,
Бер үк түгел безнең язмышлар.
Кырык яшь миңа (сиңа), кырык яшь, кырык яшь
Өй алдында үсә миләш.
Миләшем дә миңа тиңдәш
Димәк аңа да шул кырык яшь.