Мамык шәлен иңнәренә сал да

Кайттым әле яшьлек елларыма,
Хыял сукмагыннан атларга.
Хыялларым миңа иман бирде
Күңелемдә сине сакларга.

Алыштырмам бер нигә

Күргәнем бар сәхрәләрне, 
Әкият дөньяларын.
Бер нигә дә алмаштырмам 
Балачак эзләрен салган 
Туган як тугайларын. 

Сагынмас та идем

Тальян гармун тартып, уйнап-көлөп,
Түшкә казап тугай гөлләрен,
Үткәрмәсәм җылы кочагында
Яшьлегемнең алсу көннәрен,
Сагынмас та идем туган якны,
Сагынмас та идем шул чакны.

Кырлай каеннары

Ераклардан сагынып килдем монда,
Тукай җаны дәште үзенә.
Гомер буе җыйган сагышларны
Сөйләү мөмкинмени тиз генә?

Казаннарга барасым бар әле

Казаннарга барасым бар әле,
Агыйделдән үтеп Камага.
Күңелемдә сагыш-моңнарым бар,
Чәчкәләрдән җыйган назларым бар,
Идел күрке — шушы калага.