Үчләр итеп елларга
Хәлләрегез ничек дидем,
Уйнап әллә, шаярып?
Сер бирергә һич җыенмим,
Яшимен гөрләп, янып.
Хәлләрегез ничек дидем,
Уйнап әллә, шаярып?
Сер бирергә һич җыенмим,
Яшимен гөрләп, янып.
Атлар булып чабып килә
Җир йөзенә яңа еллар.
Яңа еллар ачып куйган
Безнең бәхет өчен юллар.
Атлар булып еллар чаба.
Безнең кулда йөгәне.
Яңа елның килсен әйдә,
Бәхет алып килгәне!
Безнең әле матур чаклар,
Без яшь әле гәйләтле.
Ялтлап, гөрләп, яшәр өчен,
Алда гомер бар әле.
Юлда тора егетләр,
Чып-чын сөлек кебекләр.
ГИБДД хезмәте
Төптән белә эш рәтен.
Яңа йортның нигезендә
Талир тәңкәләр салдык.
Ташып торсын мында муллык,
Бәхет, татулык, саулык.
Яңа йортлар котлы булсын,
Табыннары мул булсын.
Дус-туганга, җыр-моңнарга
Урын иң түрдән булсын!
Бүген авыл-шәһәрләрдә
Ыгы-зыгы хөкем сөрә.
Барлык халык якыннарның
Зиратларын барып күрә.
Сугыш бетеп күпме еллар үткән,
Әле һаман сызлый яралар.
Сөйгәннәрен көтә тугры кызлар,
Ә улларын көтә аналар.
Җир асты юллары чатында
Теләнеп хәерче утыра.
Бик мөшкел, аяныч хәлләре,
Кем бирер соң соңгы тиеннәрен?
Күңелемдә сер йөретеп,
Үчләр саклый белмимен.
Бар кешеләр миңа әйбәт,
Начарларын күрмимен.