Зиянчура — гүзәл җир

Зиянчура, син бит гүзәл җиркәй, Әсир иттең мине мәңгегә. Синең язмыш булды минем язмыш, Минем язмыш синең җиреңдә. Нинди генә җирләр гизмәдем, Синнән гүзәл җирне күрмәдем. Нинди генә сулар кичермәдем, Һәр чак, Иек, сине ислимен. Тауларына, урман-кырларыңа, Гөлләреңә карап туймадым. Ә кошларның сихри тавышларын Моңнарыма салып җырладым. Нинди генә җирләр гизмәдем, Синнән гүзәл җирне күрмәдем. … Читать далее

Зарлы кош

Дулкынлана, шаулый ак каен
Толымнарын җилгә туздыра.
Ботагына аның кәкүк кунып,
Ялгызлыкта гомер уздыра.
Тик мин генә кәкүк моңын тыңлап
Моңсулана кәкүк каенда.
Син шул каен булсаң, кәкүк булып
Калыр идең шушы каенда.

Зәңгәр көймә

Зәңгәр көймә алга бара,
Дулкыннар яра.
Актарыла ак дулкыннар…
Болытлар кара.
Зәңгәр көймә алга бара,
Туктамый ярга.
Идел өстендә — дулкыннар,
Күңелдә — яра.

Зәңгәр кыңгыраулар

Кырда йөргән чакта кыңгырау гөл
Бүләк иткәннәрең истә гел.
Шуннан бирле, сине сагынганда
Кыңгыраулар чыңын ишетәмен.