Тик булса иде ирек

Карлыгач булса идем.
Канат кагынса илем.
Җидегән йолдыз батканда,
Чулпан йолдыз калыкканда,
Туган илем, якты өем,
Очып сиңа кайтыр идем
Сызылып таңнар атканда.

Тау җиләге

Тау буенда йөрдем җәен,
Тау җиләгем эзләдем.
Таптым үзем бер дигәнен,
Таптым, ләкин өзмәдем.
Җиләкләр пешкән икән
Алланып төшкән икән.
Җиләк кебек бу кыз бала
Кайларда үскән икән?

Татарстан яшьләре җыры

Җыр яраткан башкалага
Җыелдык төрле яктан:
Әтнә, Сарман, Минзәләдән, Бөгелмәдән, Шөгердән —
Якыннан һәм ерактан.

Татар теле — туган телем

Татар теле минем, туган телем,
Сөйләшүе рәхәт ул телдә.
Шул тел белән көйлим…
Шул тел белән сөйлим
Милләттәшем булган һәркемгә.

Татар генераллары

Азатлык диеп, газап күргәннәргә
Чакыра халкым тавышлары.
Дуслык телендә сөйләшә белә,
Татар генераллары.
Дуслык телендә сөйләшә белә,
Татар генераллары.