Ташламагыз сөйгән ярны

Онытмагыз яшьлектәге
Ясаган хаталарны,
Сөйгән ярын ташлап китү,
Ярату башкаларны.

Ташламагыз сөйгән ярны,
Өзелмәсен үзәкләр!
Сөйгән ярың — парың булып
Гомер ит син хөрмәттә!

Ясаган хатадан әрни
Әле дә йөрәккәем.
Сагынулардан, сагышлардан,
Өзелә үзәккәем.

Ташламагыз сөйгән ярны,
Өзелмәсен үзәкләр!
Сөйгән ярың — парың булып
Гомер ит син хөрмәттә!

Гомеркәйләр үтә уйлап
Яшли сөйгән ярымны.
Үзем теләп, ташлап киттем
Ходай биргән парымны.

Ташламагыз сөйгән ярны,
Өзелмәсен үзәкләр!
Сөйгән ярың — парың булып
Гомер ит син хөрмәттә!

Оставьте комментарий