Тәңрем

Озак тынмый эзләде күңелем үз алласын,
Бәхет өчен дип тудыргандыр ана баласын.

Барлык илаһлардан сине өстен күрдем, Тәңрем!
Яклаучым минем, иң якын син булуын белдем.

Күктәндер иңдерелде үземә илаһи көч,
Янды йөрәк, кабынды дәрт, инде сүнмәс ул һич!

Тәгәрмәчләр

Тәгәрмәчләр тәгәриләр
Келдер-келдер.
Гармун тартып җырлап
Бара кемдер.
Хуш ис бөркеп кала кырлар
Тирә-якта,
Тәгәрмәчләр көйләп бара
Шушы хакта.

Тулган ай

Елгалар актылар ташып,
Ай булды сөюгә шаһит,
Аңа ачтым мин йөрәк серемне…
Вәгъдәләр биреп гомергә,
Бик бәхетле идек, нигә
Югалттым, иркәм, мин сине?

Туктатыгыз сугышларны

Солдатларның аналары,
Солдатларның аталары, —
Үстермәдек сугыш өчен балаларны.
Ут эченә керәм, диеп.
Мин үтерәм, кырам, диеп,
Язмышларын әллә алар сайлаганмы?