Тәңрем

Озак тынмый эзләде күңелем үз алласын,
Бәхет өчен дип тудыргандыр ана баласын.

Барлык илаһлардан сине өстен күрдем, Тәңрем!
Яклаучым минем, иң якын син булуын белдем.

Күктәндер иңдерелде үземә илаһи көч,
Янды йөрәк, кабынды дәрт, инде сүнмәс ул һич!

Барлык илаһлардан сине өстен күрдем, Тәңрем!
Яклаучым минем, иң якын син булуын белдем.

Борынгы догаларны укып, сөенде йөрәк;
Җиргә, суга, утка туганлыкны белү кирәк.

Барлык илаһлардан сине өстен күрдем, Тәңрем!
Яклаучым минем, иң якын син булуын белдем.

Ботарланыр халкым күңлендәге пәрәвезләр,
Кайтарыр иманын догадагы тылсымлы сүзләр.

Барлык илаһлардан сине өстен күрдем, Тәңрем!
Яклаучым минем, иң якын син булуын белдем.

Оставьте комментарий