Серле чәчәк

Исемеңне дә белмим,
Төсеңне дә белмим,
Хыялымда гына дәшәмен.
Кичен күзен йомып,
Иртән керфекләрен
Ача торган серле чәчәгем.

Серләрем сибелгәнме…

Таңда бүлештем мин
Сөю серләремне,
Талгын гына искән жил белән.
Җилләр сиңа
Ахры җиткергәндер,
Сагышларым кайтты жыр белән.

Син булмас

Сиңа кайтып сыена торган идем,
Карашлар өшеткән чагымда,
Йөрәккәем югалтты терәген,
Сыенырмын инде кемнәргә,
Җаным газап чиккән төннәрдә.

Син икән бит

Хисләреңнең садәлеген тоеп,
Йолдызларга исемнәрне уеп,
Алларыңа узыйм, дисәм.
Син инде чит…
Узганнарның моң авазы тулып,
Сагышларның кайтавазы булып,
Бәгырьләрдә уйлар ята икән бит…

Син кайда идең?

Син кайда идең,
Кайларда йөрдең,
Ничек мин сине
Күрмәдем икән?
Син торган йортны,
Синең урамны
Ничек кенә мин
Белмәдем икән?