Син дә мине сагынырсың әле

Юклыгымны син дә тоярсың.
Киткән юлларыма карарсың да
Күзләреңне сөртеп куярсың.

Син дә мине сагынырсың әле,
Үткәннәргә әйдәр уйларың.
Онытылып бетә язган хисләр
Күңелеңдә кабат уяныр.

Син дә мине сагынырсың әле…
Аңласаң да мөмкин түгелен:
Аерылып киткән юлларымнан
Кайтуымны көтәр күңелең.

Син дә мине сагынырсың әле…
Күз яшьләрең булса, тыярсың.
Ятлар күрмәсен дип күңелеңнең,
Пәрдәләрен тартып куярсың.

Оставьте комментарий