Мәдинәкәй (беренче вариант)

Җәйли дә генә печән чапмадым,
Мәдинәкәй, гөлкәй, бөдрә чәч,
Бөрлегәннәр өзеп капмадым.
Бик күп йөрдем, җаным, күпне күрдем,
Мәдинәкәй, гөлкәй, бөдрә чәч,
Синнән матурны мин тапмадым.

Моңлану (беренче вариант)

Ямьле язлар җиткәч,
Бозлар агып киткәч,
Зәңгәр күлдә аккош кагына.
Җәйнең ал таңында,
Юксынган чагында
Очып кына килсәң, ни була?

Могҗизага килә ышанасым

Күкне каплап алган кара болыт,
Җирдә салкын томан, җил-явым.
Баш очында кояш балкыр әле,
Могҗизага килә ышанасым.