Мәхббәткә табынам
Йөрәгемне эрнүләргә салып
Үткәннәрдән мине көнләшләмә.
Үткәннәрем сары сагыш кына,
Сагышларга кермә өлешкә.
Йөрәгемне эрнүләргә салып
Үткәннәрдән мине көнләшләмә.
Үткәннәрем сары сагыш кына,
Сагышларга кермә өлешкә.
Диңгезләргә капка, ә күкләргә баскыч,
Мәхаббәттән дәва юк диләр.
Дөрес икән, дуслар, чыкмый күңелемнән
Сиңа генә булган бу хисләр.
Мәхаббәт ул янган учак кебек,
Яки поскып ята, я дөрли.
Җилдән нәни учак сүнеп кала,
Ә олысы яна, ут үрли.
Гашыйк булу гына җитми —
Өзелеп яратсын күңел.
Яратуны саклап-яклап
Калырга җиңел түгел.
Таңнар ата, сыз(ы)лып ата таңнар,
Таң алдыннан кошлар уяна.
Сандугачлар сайрар иде микән,
Мәхаббәт булмаса дөньяда?
Агыйделгә төшә яздым, төшә яздым
Тотмадың беләгемнән, Мәрфуга…
Мәк чәчәге, мәк чәчәге,
Мәк чәчәге ал була.
Үзең сирпеп бер карасаң
Йөрәгемә ял була.
Чыбылдыгың чуп-чуар,
Эчләрендә кем кунар?
Сызылып моңсу, якты таңнар аткан чакта
Мамык мендәр тешләп кем елар?
Ай янында якты йолдыз,
Минем йолдызым гына
Мәдинәм гөлкәем
Минем йолдызым гына бәгыркәем
Күп сиреннәр, алмагачлар,
Гөлгә төрелгән идем.
Мәдинәкәй гөлкәем, дип,
Җырлап йөрегән идем.