Могҗиза (беренче вариант)

Иртә торсам, күңел нидер көтә, сизә.
Булыр, кебек бер могҗиза, бер могҗиза!

Сокланудан ярсу йөрәк
Ничек түзә!?
Бу дөнья үзе бер могҗиза, бер могҗиза!

Су буенда берәү җырлый, үзәкне өзә.
Моңлы җырлар бер могҗиза, бер могҗиза!

Сокланудан ярсу йөрәк
Ничек түзә!?
Бу дөнья үзе бер могҗиза, бер могҗиза!

Гашыйкларга бәхет теләп, язлар уза.
Мәхәббәт ул бер могҗиза, бер могҗиза!

Сокланудан ярсу йөрәк
Ничек түзә!?
Бу дөнья үзе бер могҗиза, бер могҗиза!

Оставьте комментарий