Могҗиза (икенче вариант)

Чишмәләрдән су эчәбез —
Сулар моңмы, сүрәме?..
Учлап эчкәч, могҗизасы
Канга сеңгән, сиз әле.

Кушымта:
Ташкыннардан курыкмыйбыз,
Уртак укыр сүрәбез.
Көзгеләрдәй таза суда
Килер көнне күрәбез.

Әллә тылсымлы сулардан
Син һаман да серлесең.
Кочагыңа бер чумдым да
Мәңгелеккә эредем.

Кушымта.

Мең рәхмәтле, нык ышанып
Тыныч ярга терәлдем.
Йөрәгемдә якты җырлар
Булган өчен терәгем.

Кушымта.

Оставьте комментарий