Күгәрчен белән сандугач

Олыгайган саен сагыш
Били икән күңелне.
Үз телеңдә аралашу —
Үзе бәхет түгелме?
Тормыш матур, парым алтын,
Ник түгелә яшьләрем?.
Чит җирләрдә чит милләтне
Парым итеп яшәдем.

Кырык яшь миңа (сиңа)

Кырык яшь миңа (сиңа), кырык яшь, кырык яшь
Өй алдында үсә миләш.
Миләшем дә миңа тиңдәш
Димәк аңа да шул кырык яшь.

Кирәкмисең, дисең…

Сөюләрем бәхеткә түгел,
Үкенергә икән бирелгән.
Йөрәккәем сискәнепләр китә
«Кирәкмисең» дигән сүзеңнән.