Кызлар көлә

Бүлмәләргә кочак-кочак чәчәк керә.
Һәм очрашып безнең белән кара-каршы,
Кызлар көлә, кызлар көлә, кызлар көлә.

Була минут: айга карап, этләр өрә.
Сагыш керә моңлы кеше йөрәгенә.
Ләкин алсу иреннәрен тешли-тешли,
Кызлар көлә, кызлар көлә, кызлар көлә.

Тапсына да, көрсенә дә, дөнья булгач,
Кайвакытта елап куя, күңел тулгач.
Ләкин тагын әйләндереп төнне көнгә,
Кызлар көлә, кызлар көлә, кызлар көлә.

Була минут: айга карап, этләр өрә.
Сагыш керә моңлы кеше йөрәгенә.
Ләкин алсу иреннәрен тешли-тешли,
Кызлар көлә, кызлар көлә, кызлар көлә.

Була минут: айга карап, этләр өрә.
Сагыш керә моңлы кеше йөрәгенә.
Ләкин тагын әйләндереп төнне көнгә,
Кызлар көлә, кызлар көлә, кызлар көлә.
Кызлар көлә, кызлар көлә, кызлар көлә…

Оставьте комментарий