Күз нурым (икенче вариант)

Син ураган юлны мин урыймын, 
Эзләреңә түгәм күз нурын. 
Син сулаган язны мин сулыймын, 
Кайда соң син, үзең, күз нурым? 

Кышкы моңнар (икенче вариант)

Ап-ак карлар ява, карлар ява,
Җирдә кышны сагынып көтә микән?
Сагынып та көтәр кешең булса,
Бу гомерләр матур үтә икән.

Кышкы моңнар (беренче вариант)

Ап-ак карлар, ява карлар, ява,
Җирдә кышны сагынып көтә микән?
Сагынып көтәр кешең булса гына,
Бу гомерләр матур үтә икән.

Кырау алды сөю гөлләрен

Кырау алды сөю чәчкәләрен,
Терелерме икән бу гөлләр?
Яшәрергә күпме вакыт кирәк,
Төзәлергә әрнү күңелләр.

Кызыл юрга

Йөрәгемә көмеш тәңкә тездем,
Кулларымда — сары каеш тезген.
Кызыл юрга ялларын уйнатып
Йөгерә-чаба болыннар буйлатып.

Кызыл розалар

Күптән түгел бүләк иткән идең
Бәхет гөле — хуш исле кызыл розалар,
«Яратам!» — дип әйтмәсәң дә беләм,
Сөю билгеләре бит алар.