Кызыл миләш (өченче вариант)

Кызыл миләш ачы була,
Кырау төшми өзмиләр.
Кызыл миләш кызып тора,
Көзгә хәтле түзмиләр.

Сөю хисе татлы була,
Ятларга сиздермиләр.
Кеше күзеннән саклыйлар,
Кырауга тигермиләр.

Кызыл миләш ачы була,
Кырау төшми өзмиләр.
Кызыл миләш кызып тора,
Көзгә хәтле түзмиләр.

Кеше күзләре тимәсен,
Авыр була югалту.
Кырау төшкән миләш кебек
Тәмле була ярату.

Кызыл миләш ачы була,
Кырау төшми өзмиләр.
Кызыл миләш кызып тора,
Көзгә хәтле түзмиләр.

Оставьте комментарий