Кайларда сез?
Исәннәрдер әле дия күңел,
Сагынулардан йөрәк уела.
Кайчан да бер миңа, кайчан да бер
Кайтып килерсез күк тоела.
Исәннәрдер әле дия күңел,
Сагынулардан йөрәк уела.
Кайчан да бер миңа, кайчан да бер
Кайтып килерсез күк тоела.
Су буйларын ялгыз урадым
Бала чагым кайт дип юрадым.
Туган якта калган бит эзем,
Син минем төшләремә кердең.
Өмет кебек ап-ак көймәләрне
Гөрләвектә бергә агыздык,
Язлар килсә, чыгам урамнарга,
Гөрләвектә ага ялгызлык…
Авылыбызга беркөн килдең дә син
Сөю уты миндә уяттың.
Сагыну газаплары китердең дә,
Никтер тагын китеп югалдың.
Кошлар таңда сайрарга
Куна нечкә талларга.
Кызыкмагыз, дусларым,
Язлар җиткән саен моңсулана,
Сагышлана бара йөрәгем.
Мин бер таңда назлы җилләр аша
Яшьлегемә хәбәр җибәрдем.
Кайтам инде дөнья урап,
Туган як болынына.
Болыннарда атлар чаба,
Мин анда колын гына.
Кайтам әгәр мәктәп елларыма
Балачакка кайтсам уйларымда
Ялан аяк йөгреп узар идем
Шул елларда калган юлларымда
Акты ярсып кар сулары,
Карап тордым акканын.
Кабат атты ак чәчәкләр,
Тик син генә кайтмадың.
Яшьлегем, яшьлек елларым,
Кайда соң сез, кайда сез?
Эзләсәм дә, таба алмыйм,
Эндәшсәм дә файдасыз.