Их, Әлкием яклары
Җәйге кояш калыкканда,
Сызылып таңнар атканда,
Иң бәхетле бала булам
Әлкиемә кайтканда.
Җәйге кояш калыкканда,
Сызылып таңнар атканда,
Иң бәхетле бала булам
Әлкиемә кайтканда.
Читек кигән, иген иккән
Халкым элек-электән.
Читек кигән халкым күреп
Дошман борылып киткән.
Сиңа кайтсам тула күңелләрем,
Сиңа кайтсам туа җырларым.
Йөрәгемә бетмәс илһам биргән
Исәнмесез, басу-кырларым!
Хискә тулы йөрәгемне
Тагын бер яндыр әле.
Керфекләрем очларыннан
Тамчылар тамдыр әле.
Кайттым Мөслим якларына,
Ык суларын буйладым.
Юл тоттым Искавылыма,
Түзалмадым, сагындым.
Исеңдәме искән җилләр,
Исеңдәме көн дәме,
Таң алдыннан Зөһрә йолдыз
Безне алдан йөрткәне?
Истә, истә айлы кичләр,
Ярымның ирен тәме.
Сөйгән ярсыз, туган илсез
Каламы яшәү яме?
Урманыма кердем буген,
Озеп каптым милэшен.
Бигреклэр дэ сагындырган
Авылкаем —Ирмэшем.
Кендек каны бәйли икән
Иң якын туганнарны…
«Туганым!» — дип өзелеп торган,
Җан атып торганнарны.
Ил кайгырса, илдә Илһам елый,
Ил сөенсә, илдә Илһам көлә;
Бәгырьләрне безнең телә-телә
Чорлар аша узып бер моң килә.
Адаштырган болан баласыдай,
Ялгыз башым читтә интегәм.
Көннәрен дә төнен йөрәгем яна,
Исемә төшә туган илгенәм.