Илче Гайса (Гайса Ахун)

Адаштырган болан баласыдай,
Ялгыз башым читтә интегәм.
Көннәрен дә төнен йөрәгем яна,
Исемә төшә туган илгенәм.

Йөгереп кенә мендем тау башына,
Ял итәм утырып, ай, ташына.
Сау-саләмәт кайтсам Уралыма,
Тарих языр идем ташына.

Кара кытай җилән, ай, иңемдә,
Кара җифәк билбау билемдә.
Башкайларым читтә йөресә дә,
Күңелләрем туган илемдә.

Оставьте комментарий